15 май 2026 материаллары
-
МӨҺИМ
Йомры мәшәкать: авыл халкы кош-корт ала башлады
Яз җиттеме, авыл урамнарына үзенә күрә бер җанлылык керә: капка төпләреннән сары йомгактай чебиләрнең, үрдәк-каз бәбкәләренең тавышы ишетелә башлый. Бу – авыл халкы өчен җаваплы һәм шул ук вакытта куанычлы чор да. Быел кош-корт базарында хәлләр ничек? Чебине сатып алу отышлымы, әллә үзең чыгару яхшыракмы?
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллны юбилее белән котлады
Бүген Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны Рөстәм Миңнеханов котлады.
-
Җәмгыять
Тугыз бала тәрбияләүче Ситдыйковлар: «Ярдәм сорап йөргәнебез юк»
Апасы кигәнне – сеңлесе, абыйсыныкын энесе кими. Төшке ашка пешкән ризыкны да кичен ашау дигән нәрсә юк. Әлки районының Ташбилге авылында тугыз бала тәрбияләүче Алсу һәм Илсур Ситдыйковлар моны көйсезлек тә, рәхәткә чыгу дип тә санамый. Ә менә олыны – олы, кечене кече итәргә өйрәтү гадәте – закон.
-
Яңалыклар
Бүген Яшь пешекчеләр халыкара турниры җиңүчеләре билгеле булачак
Бүген «КазанФорум» кысасында узучы Яшь пешекчеләр халыкара турниры җиңүчеләре билгеле булачак.
-
Яңалыклар
Путин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашучыларны сәламләде
Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында «Россия – Ислам дөньясы»стратегик караш төркеме утырышы башланды. Төп тема – «Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак кыйммәтләр».
-
Интервью
Зөлфия Шакирова: «Барыбер Җәвиткә кияүгә чыгар идем»
Татарстан һәм Башкортстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар татар эстрадасы сәхнәсендә үз урынын алып торучы зәвыклы гаилә. Алар тәкъдим иткән концертларның да үз стиле һәм тәме бар.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе Россия Федераль таможня хезмәте җитәкчесе урынбасары белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль таможня хезмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Меркушова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат үзәге.
-
Яңалыклар
Татарстан халкын Урман хуҗалыгы министрының фейк аккаунты турында кисәттеләр
Татарстан халкын ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровның фейк аккаунты турында кисәттеләр.
-
Яңалыклар
Казан Кремле диварында рекорд куелды
«КазаньФорум»ның мәдәни программасы һәм Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы елын рәсми рәвештә ачу кысасында Казан Кремле диварында 481 метр озынлыктагы иң озын яңалыклар юлы эшли башлады.
-
Яңалыклар
Хәләл экспорты үсешен хезмәтләр тәэмин итә ала
Хәләл экспорты үсешен хезмәтләр тәэмин итәргә мөмкин. Әмма аларны тиешле стандартлар буенча сертификацияләү эше башлана гына.
-
Яңалыклар
Бу елның беренче Сабан туе Мәскәүдә узачак
Бу шимбәдә, 16 майда, Мәскәүнең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы мәктәбендә бу елның беренче Сабан туе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Абашев «КазанФорум»да: «Татарстан медицина өлкәсендә биш килешү имзалады»
Россиянең Сәламәтлек саклау системасының башка илләрдән медицина туристларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирүче өстенлекләре бар. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумында Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгения Котова әйтте.
-
Яңалыклар
Бүген «КазанФорум-2026»ның өченче көне башлана
Бүген «КазанФорум-2026»ның өченче көне башлана. Эшлекле программаның көн тәртибендә – пленар утырыш.
-
Яңалыклар
Татарстан мәчетләрен төзекләндерүгә 1,82 млрд сум акча бүлеп бирелгән
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин «КазанФорум» кысаларында узган мөселман тарихи-мәдәни мирасын саклау турындагы дискуссиядә республикада мәчетләрне реставрацияләү турында сөйләде, дип яза «Татар-информ».